Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Милли хәрәкәт ветераны Гөлфәния Җәләлова вафат

0

37 ел физика, математика һәм астрономия фәннәрен укыткан, милли хәрәкәт ветераны Гөлфәния Җәләлова вафат. Аңа быел беренче майда 89 яшь тулырга тиеш булган. Гөлфәния Җәләлованы узган атнада «Мирный» бистәсендәге зиратта соңгы юлга озатканнар.

«Без күршеләр идек. Соңгы вакытта ул хастаханәдә ятты. Шунысы гаҗәп: аны озатырга килүчеләр күп булды. Ире – Габдуллаҗан Җәләлов исән-сау, йөреп тора. Балалары ялгызын калдырмый», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» баш мөхәррире урынбасары, язучы Вахит Имамов.

Ире Габдуллаҗан Җәләлов белән

Фото: © «Татар-информ»

Ул аның татар мәктәпләре эшләсен өчен дип, тырышып йөргәнен искә алды. «Казандагы күренекле укытучы, гомере буе укытты. Татар мәктәпләре эшләсен, үлмәсен дип янып йөргән кешеләрнең берсе иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика институты ябылгач, бер тавыш булмады. Гөлфәния Җәлилова кебек көрәшүчеләр булса, бәлки, нәтиҗәсе башка булыр иде. Гөлфәния апа чигенүне белмәде: аны күпме судка йөрттеләр, штраф салдылар...» - диде язучы.

«Гөлфәния Җәләлова 120нче гимназияне ачтыртты, ләкин ул хыялланганча булмады. Ун ел көрәште, гимназиянең бары тик татар телле булуын гына теләгән иде. Габдуллаҗан һәм Гөлфәния Җәләловлар – чигенүне белмәс кешеләр. Киләчәктә алар кебекләр булырмы? Алар үзләре өчен түгел, халык өчен дип янып яшәде», - диде Вахит Имамов.

Фото: © «Татар-информ»

«Татар-информ» хәбәрчесе Гөлфәния Җәләловадан ике ел элек интервью алган иде. «1990 елларда ачылган татар мәктәпләренең ябылуына бик йөрәгем әрни. Татар мәктәпләрен торгызырга кирәк. Брежнев чорындагы кебек, татар мәктәпләрен тәмамлаганнарга татарча имтихан бирдертергә кирәк. Элекке чордагы институтка керү имтиханы системасын кире кайтарырга, татарча имтихан бирү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Татар мәктәбен тәмамлаган, институтка керергә җыенган кешеләргә һәр вузда бюджет урыннары бирсеннәр иде. Татарча укыган балалар өчен нинди дә булса ярдәм булырга тиеш», – дип сөйләгән иде ул.

  • Гөлфәния Җәләлова – 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России