Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле хәрбиләрне Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

0

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Җиңү көне алдыннан «Төньяк» группировкасындагы Россия хәрбиләренә чираттагы шефлык ярдәме китерде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе «Төньяк» группировкасы командованиесенә дүрт «УАЗ» автомобиле, ике «Нива» автомобиле, алты мотоцикл, төрле махсус хәрби техника, генераторлар, дроннар һәм квадрокоптерлар, шулай ук азык-төлек продуктлары, медикаментлар, кием-салым һәм башка әйберләр тапшырды.

Равил Әхмәтшин хәрбиләргә Курск өлкәсен азат иткән өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. «Сезгә якыннарыгыз, әти-әниләрегез, тормыш иптәшләрегез янына тизрәк кайтуыгызны телим. Кемдер алгы сызыкта бурычлар үти, кемдер – тылда. Әмма барыбызның да бурычы бер – яңа җиңүебезне якынайту. Без сезне көтәбез!» - дип белдерде ул.

Равил Әхмәтшин махсус хәрби операциянең беренче айларыннан ук фикердәшләр төркемен җыйды. Алар ярдәм җыярга булыша һәм аны хәрбиләргә шәхсән илтеп тапшыра. Бу юлы хәрбиләргә йөкне Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Руслан Гаджиев, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Левашов, хәйриячеләр Рөстәм Гатауллин («БарсМед» компаниясе) һәм Рафаэль Фаизов, Татарстан вәкиллегенең эшләр идарәчесе, 1нче ранг капитаны Рөстәм Әмирханов җыйды һәм илтеп тапшырды.

Татарстанлылар хәрбиләр белән очрашты һәм аралашты. Хәрби хезмәткәрләр арасында хатын-кыз медиклар да бар иде. Әхмәтшин аеруча батырлык күрсәткән хәрбиләргә рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары, бүләкләр, «Командир» сәгатьләре, шулай ук «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлекле медальләрен тапшырды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России