Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

«Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

Казанның «Гаилә» мәчете 6 февральдән алып 15 апрельгә кадәр «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителүе турында игълан иткән иде. Кичә «Гаилә» мәчетендә бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Быел бәйгегә 30дан артык эш килгән. Эшләрне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова һәм фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова, шулай ук «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең коммерцияле автономияле булмаган оешмасы рәисе Айсылу Галиева һәм «ТР Дәүләт архивы»ның шәҗәрәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлегенең төп архивисты Роза Мөхәммәтянова составындагы жюри бәяли.

Җиңүчеләр исемлеге:

I урын – Диана Насыйрова (Казан);

II урын – Гөлшат Мансурова (Казан), Гәүһәрия Вәлиуллина (Лаеш);

III урын – Финә Сабирҗанова (Саба), Рәзил Сибгатуллин (Түбән Кама), Венера Сәлахетдинова (Кукмара).

Призлы урыннардан кала, жюри карары буенча «Җиңүгә – 80 ел», «Төбәк тарихы сагында», «Тарихта – яшь буын» кебек өстәмә номинацияләр дә булдырылган.

«Җиңүгә – 80 ел» номинациясе җиңүчеләре:

Екатерина Новикова (Казан), Ермолаева Амира һәм Асель (Алабуга).

«Төбәк тарихы сагында» номинациясе җиңүчеләре:

Мансур Ганиев (Түбән Кама), Рафик Насыйров, Марс Хисмәтуллин.

«Тарихта – яшь буын» номинациясе җиңүчеләре:

Әмирхан Ахунҗанов (Чаллы), Алия Галимҗанова (Саба), Ясминә Камалетдинова (Казан), Лилия Закирова (Балык Бистәсе), Муса Насыйбуллин (Казан).

Җиңүчеләргә Коръән китабы, Коръән-лампа, тарихи китаплар, шәмаилләр һәм дипломнар тапшырылды, ә барлык катнашучыларга да сертификатлар әзерләнгән.

  • Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан үткәрелде.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России