Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Чистай районы «Кәрван эзләре буенча» исемле яңа туристик маршрутка чакыра

0

Чистай, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыклары республика халкына һәм кунакларга яңа экскурсион маршрут тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Чистай дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева сөйләде.

«Яңа туристик маршрутның инициаторы һәм авторларының берсе - мәдәният министры Ирада Әюпова. Кунаклар XIII-XIX гасырлар, XX гасыр башы чорына эләгә: археологик һәйкәлләр белән танышалар, Җүкәтау шәһәрлегендә булачаклар, Болгарга, Биләргә баралар. Музей экспозицияләрен карап, тарихи чор интерактивларында катнашачаклар, чәй белән сыйланачаклар», - диде Светлана Скучаева.

Аның сүзләренчә, Чистайда Җүкәтау объектыннан тыш, туристларны күренекле сәүдәгәр йортында булдырылган шәһәр тарихы музеена да алып керәчәкләр. «Биредә белем бирү дә, күңел ачу да бергә үрелеп барачак. Шулай ук, кунаклар Чистайның тарихи өлешендә, иске татар бистәсендә, «Нур» беренче агач җәмигъ мәчетендә булачаклар», - диде музей директоры.

Сәүдәгәр Мельников йортында туристларны кызыклы программа көтә. Анда традицияләр турында сөйләшү булачак. Аннары маршрут Биләрдә, Болгарда дәвам итә.

«Әлеге маршрут 20 кешедән 50 кешегә кадәр группалар өчен. Программа 12-14 сәгать дәвам итә. Өч тыюлыкта программага билет бәясе 2750 сум. Ташламалы билетлар бар. Заявкалар «Остров тур Казан» экскурсия үзәге аша рәсмиләштерелә», - дип белдерде Светлана Скучаева.

Шулай ук, Чистай белән җентекләбрәк танышу өчен аерым экскурсион маршрутлар бар. Анда музейларга да, тарихи биналарга, мөселман һәм православие вәкилләренең гыйбадәт йортларына керү дә күздә тотыла.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России