Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Миңнеханов «Идел - Янцзы» советы турында: Кунаклар традицион кунакчыллыкны тоярга тиеш

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел – Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышын һәм «Идел – Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә уздырды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Кытай белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 3,3 млрд доллар тәшкил иткән. Кытай провинцияләре белән берничә килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында бик күп килешүләр имзаланды. Кытай Халык Республикасы (КХР) партнерлары белән берничә зур уртак проект гамәлгә ашырыла, дип санап үтте ул.

«Идел – Янцзы» советы утырышы көннәрендә Казанга Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәге (Аньхой, Цзянси, Хубэй, Хунань һәм Сычуань провинцияләре, үзәк буйсынудагы Чунцин шәһәре) җитәкчеләре җыелачак. Кытай делегациясен КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин, Россия делегациясен РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җитәкләячәк.

Татарстанда беренче тапкыр уздырыла торган чараларга әзерлек буенча республика оештыру комитеты төзелде. Бу киләчәктә Кытай белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Чаралар башланырга ике атна кала. Барлык мәсьәләләрне дә мөмкин кадәр оператив хәл итәргә кирәк. Кунакларга традицион Татарстан кунакчыллыгын тою мөһим, ә аларның Казанда булуы һәм эше уңайлы һәм нәтиҗәле оештырылуы кирәк», – дип ассызыклады ул.

Булачак вакыйгага әзерлек турында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул мондый форматның ничек барлыкка килүен һәм Советның элеккеге утырышлары кайда узуын искәртте. Быел бишенче утырышны Казан кабул итәчәк. Аның кысаларында Россия төбәкләре һәм КХР провинцияләре арасында килешүләр имзалау планлаштырылган.

Миңнуллина агымдагы елның августында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы узачагын искә төшерде.

Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо үз чиратында киңәшмәдә катнашучыларга төбәкара хезмәттәшлеккә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең илләрнең «Идел – Янцзы» Советы форматындагы хезмәттәшлеге тотрыклы үсә. Совет утырышын уздыру - Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында мөһим вакыйга. Татарстан – КХР провинцияләре белән хезмәттәшлек буенча Россиянең актив субъектларының берсе. Без киләчәктә дә хезмәттәшлегебезне алга этәрәчәкбез. Утырышта катнашу өчен зур делегация җибәреләчәк», – дигән мәгълүмат бирде дипломат.

«Идел – Янцзы» – РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган Россия Идел буе федераль округы белән Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымы төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең уникаль форматы. «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы һәм «Идел – Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумы Казанда 20-22 майда узачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России