Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Гүзәл Минһаҗева: Каюм Насыйриның үз акчасына салынган мәчетне реставрацияләдек

0

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. 16нчы тапкыр уздырыла торган әлеге чарада илнең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән укучылар, студентлар катнашты.

Конференция ачылышында бүгенге көндә Каюм Насыйриның туган авылы – Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында урнашкан «Каюм Насыйри музей-китапханәсе» мөдире Гүзәл Минһаҗева катнашты. Ул галимнең туган авылында оештырылган чаралар белән таныштырды.

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

«Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан моннан ун ел элек перспективасыз, географик нокта булып калырлык кечкенә генә авыл иде. Шушы авылда без Каюм Насыйриның туган җирен торгызу фондын оештырдык, менә ун елга якын әлеге юнәлештә актив эшлибез. Беренче чиратта, галим үзе казыткан кое торгызылды, аның үз акчасына салынган мәчетне реставрацияләдек. Шундый эшләрне башкарып, быел галимнең 200 еллыгын каршыладык. Әлеге мәчет төзелешенә ул үз вакытында бер мең сум акча биргән булган. Әлеге акча хәзерге вакытта берничә миллион булып исәпләнә. Әлеге мәчетнең бүрәнәләре сакланып калган иде, без аны ничек бар – шулай калдырырга тырыштык», – диде ул.

Гүзәл Минһаҗева барлык чарада катнашучыларны Каюм Насыйриның туган авылына кунакка чакырды. «Татарның таң йолдызы Каюм Насыйри йөргән эзләрдән йөрерсез, аның казыткан коесыннан су эчәрсез, әдипнең китапханәсе белән танышырсыз, безнең авылда Каюм Насыйриның замандашы, Россиядә иң карт агачлар реестрына кергән тал агачы бар. Чын, гади татар авылын күреп китү өчен зур мөмкинлек», – диде ул.

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов билгеләп үткәнчә, әлеге конференция татар әдипләренә багышланган беренче чара гына түгел.

«Быел конференциябез татар халкының ике бөек улына – Габдулла Тукайга һәм Каюм Насыйрига багышлана. Февраль аенда Каюм Насыйриның 200 еллыгы узды, безнең институтта аңа багышланган бик күп чаралар оештырылды – фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар, мәдәни чаралар узды», – дип искәртте ул.

Ул шулай ук конференциядә һәр ел төрле илләрдән килгән катнашучылар булуын билгеләп үтте. «Традицион рәвештә әлеге конференция 21 февраль, Туган телләр көнендә үткәрелә торган иде. Быел без аны беренче тапкыр Тукай атналыгында үткәрәбез. Нинди генә чорда оештырылса да, күп кенә укытучылар ел саен укучыларын әзерләп, бирегә килә. Шунысы куандыра: бүгенге конференция эшендә чит илләрдән килгән катнашучылар да бар», – диде Рамил Мирзаһитов.

Конференциядә һәр елны Татарстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кытайдан студентлар, магистрантлар һәм аспирантлар катнаша.

Рамил Мирзаһитов: «Быел конференциябез татар халкының 2 бөек улына – Габдулла Тукайга һәм Каюм Насыйрига багышлана»

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов кыскача конференция тарихы белән таныштырып үтте. «2010 елдан башлап безнең институт базасында әлеге фәнни практик конференция уздырыла. Башта ул «Татар лингвокультурологиясе» исемен йөртә иде. Еллар үтү белән әлеге юнәлешкә кызыксыну артуын истә тотып, аның кысалары киңәйде, форматы үзгәрде. Хәзер «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе Халыкара статусын йөртә», – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов: «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе Халыкара статусын йөртә»

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

  • XVI фәнни конференция конференция татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәм быел 200 еллык юбилеен билгеләп үткән татар галиме, тарихчы, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланды.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России