Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашты

0

6 майда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Биредә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр катнашты. Әлеге чарада Җиңү көнен якынайткан фронт һәм тыл геройлары искә алынды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте https://dumrt.ru/news/news_31859.htmlхәбәр итә.

Мөселман яшьләре белән очрашу өчен мәдрәсәгә Бөек Ватан сугышы ветераны – Буа районыннан 98 яшьлек Котдус Мөлеков (1927 елның 10 маенда туган) килде. Ветеран белән очрашу күңелгә үтеп керерлек һәм истә калырлык булды: ул мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне сәламләп, «Фатиха» сүрәсен укыды, егетләргә һәм кызларга үзенең зирәк үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Ватанга мәхәббәте турында сөйләде.

Ул шулай ук нацистларны җиңүдә дин тотучыларның роле турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Котдус Мөлеков фронтта 1944-1945 елларда хезмәт итә, Латвия, Литва һәм Эстонияне азат итү өчен көрәшә, һәм сугыш тәмамланганнан соң тагын 5 ел хезмәт итә.

Сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларга карамастан, Котдус бабай тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аның 44 оныгы һәм 87 оныкчыгы бар. Ул яшьләргә нык гаилә кору, балаларга һәм оныкларга тиешле тәрбия бирү хакында әһәмиятле үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ветеран билгеләп үткәнчә, ул дини тәрбия ярдәмендә нәсел дәвамчыларына мөһим тормыш кыйммәтләрен тапшыра алган.

Чара барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган шигырьләр яңгырады, аларны шәкертләр сәнгатьле итеп сөйләде – бу шигырьләрдә Ватаныбыз өчен һәлак булган фронтовикларның, ветераннарның һәм солдатларның батырлыгы чагылыш таба.

Мәдрәсә җитәкчелеге Котдус Гариф улы Мөлековны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләде. Очрашу ахырында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның рухларына багышлап дога кылынды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России