Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

0

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территориясендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Шулай ук Миңнеханов «Аларның исемнәре белән Казан шәһәре урамнары аталган» стеласына чәчәкләр салды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.

Төзекләндерелгән территория Ипподром, Качалов һәм Спартак урамнарында урнашкан дүрт күпфатирлы йортның ишегалды киңлеген берләштерә. Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә биредә яңа җәяүлеләр сукмаклары, урам яктырткычлары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык барлыкка килгән. Бу – 2025 елда тулысынча төзекләндерелгән беренче йорт яны территориясе.

Йортларның берсендә «Тылсым» инклюзив үзәге урнашкан. Үзәк Җиңү көненә багышланган бәйрәм программасы инициаторы булган. Программада балалар шигырьләр укыган, сугыш еллары җырларын башкарган, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылган.

Төзекләндерелгәнче әлеге территориядә гаражлар, стихияле парковка, куаклыклар һәм авария хәлендәге карт агачлар урнашкан булган. Хәзер исә биредә җәяүлеләр сукмаклары һәм юллар яңартылган, тышкы яктырту системасы урнаштырылган (18 яңа терәк), балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган. Моннан тыш, 64 машина кую урыны оештырылган.

Район администрациясе шулай ук киңлекне яшелләндерү турында да кайгырткан: машиналар кую урыны тирәсендә чыршылар утыртылган. «Тылсым» балалар инклюзив үзәге ихтыяҗларына аерым игътибар бирелгән. Биредә резин өслекле универсаль мәйданчык җиһазландырылган.

Чарада Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты. Алар Ипподром урамында урнашкан «Аларның исемнәре белән Казан шәһәре урамнары аталган», «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды. Стеланы төзү һәм якындагы йортның ян ягы диварында мурал булдыру өчен акчаларны «Нәфис» хәйрия фонды бүлеп биргән. Фондны гамәлгә куючы – Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России