Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Азнакай районының Мәлбагыш авылында 3D принтер ярдәмендә төзелгән һәйкәл ачылды

0

Азнакай районы Мәлбагыш авылы халкы да Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантанлы төстә билгеләп узды. Митингта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары Альберт Нурмиев, генераль директор киңәшчесе Фәнзәт Исмәгыйлов, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, җирлек башлыгы Азат Әхмәтшин катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Шушы җирлектән фронтка туган илебезне фашистлардан сакларга 729 кеше киткән, 342 солдатка гына кире әйләнеп кайту насыйп була.

«Сугыш хатирәләре, изге җиребезне дошманнардан саклап көрәшкән якташларыбызның батырлыгы беркайчан онытылмас. «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» шигаре белән сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, мең-мең рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Шушы матур тормышта озак еллар исәнлектә яшәргә язсын сезгә!» – диде үзенең чыгышында Марсель Шәйдуллин.

Быел биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тулысы белән яңартылган. Ул 3D принтер ярдәмендә «басылган».

«Илебезгә Җиңү яулаган батырлар истәлегенә ачылган мондый монумент башка бер җирдәдә юк. Без аны монда «Мәллә» иҗтимагый-мәдәни үзәген төзи башлаганда төзелеш материалларын сынаганда ясый башлаган идек. Аның уникальлеге принтерда төзелүе генә түгел, архитекторлар элекке һәйкәлне дә «югалтмады»: без монда булган элмә такталарны, орденны яңарттык, В.Ленин бюстын да саклап калдык. Һәйкәлне төзегәндә кулланылган материал составында хәтта үзебезнең басуларда үстерелгән мискантус сүсе дә бар. Ул төзелеш материалын ныклырак итәргә ярдәм итте», – ди «Татнефть» компаниясенең социаль төзелешләр проекты җитәкчесе Алексей Деревянкин.

Барлык авылдашлар исеменнән чыгыш ясап, җирлек аксакалы Мансур Әхмәтшин соңгы елларда Мәлбагышта халык өчен төрле уңайлыклар тудырулары, авылда тормыш сыйфатын һәрдаим яхшыртулары өчен «Татнефть» компаниясе һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңыннан җитәкчеләр авыл уртасында төзелгән паркта алмагачлар утыртты.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России