Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Бердәмлек көчен тоярга җыелдык: АКШның Джорджия штатында беренче тапкыр Сабан туе булды

0

Америка Кушма Штатларының Джорджия штаты башкаласы Атлантада Джорджиянең татар-башкорт җәмгыяте беренче тапкыр Сабан туе оештырган. Бу вакыйга тарихи ватаныннан еракта яшәүче, әмма үз мәдәнияте һәм тамырларына мәхәббәт саклаучы кешеләрне берләштерүче чын күңел бәйрәменә әверелгән.

«Бу безнең өчен чын мәгънәсендә үзенчәлекле көн булды: мәдәниятебезнең шатлыгын һәм җылысын уртаклашырга, элекке дуслар белән очрашырга, яңа танышлар табарга, туган илебез турындагы истәлекләр белән уртаклашырга һәм бердәмлек көчен тоярга җыелдык. Сабантуй оештыручыларның кереш сүзеннән һәм «Туган тел» җырын җырлау белән башланды, бу инде Америкадагы Сабантуйларда аерылгысыз традициягә әверелде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Сабан туен оештыручыларның берсе Олия Баназ.

Аның әйтүенчә, бәйрәм «гомуми өстәл» форматында дәвам иткән. «Катнашучылар алып килгән сый-нигъмәтләр арасында хуш исле үзбәк пылавы, өчпочмак, чәкчәк, дөньяның төрле почмакларыннан күчеп килгән татарларның, шулай ук, АКШта туып үскән татарларның традицион бәлешләре бар иде. Өстәл мул һәм телеңне йотарлык – тәмле итеп әзерләнде», – диде ул.

Фото: © Константин Деренштейн, Lensof Media компаниясе

Бәйрәмдә концерт программасы аерым урын алган. «Артистлар Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәреннән Атлантага кадәр Сабантуй бәйрәмен күрер өчен озын-озак юллар аша килеп җитте. Американың татар-башкорт диаспорасы активисты Илмир Әхмәтҗанов профессиональ ди-джей белән бергә балалар һәм өлкәннәр өчен традицион уеннарны үз эченә алган күңелле программа тәкъдим итте. Халыкара конкурслар лауреаты җырчы Юлия Гарифуллина яраткан татар җырлары, авазлары аша туган якларыбызга музыкаль сәяхәткә җәлеп итте», –диде Олия Баназ.

«Җыр, бию, милли сыйлар, ихлас елмаюлар – болар барысы да беренче Сабан туен бизәде, бердәмлек һәм дуслык рухы хөкем сөрде. Безнең җәмгыять бары тик волонтерлар инициативасы белән эшли. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән кунакларның йөрәгендә озак елларга хатирә булып калачак онытылмаслык бәйрәмне тормышка ашыра алдык! Сабантуйда яуган яңгыр безнең өчен фатиха: башлангыч эшебезнең нәтиҗәле символы иде», – диде Сабан туе оештыручысы.

Фото: © Константин Деренштейн, Lensof Media компаниясе

«Без, волонтер-оештыручылар командасы, үзебезнең татар-башкорт диаспорасын формалаштыру һәм үстерүгә күп көч һәм хезмәт куйдык. Хәзер, бәйрәм узганнан соң, артка борылып карасак, Сабан туе уңышлы узды дип горурланып әйтә алабыз. Кунакларның ягымлы елмаюлары, җылы рәхмәт сүзләре, башкарылган эшләргә уңай бәяләмә – тырышлыгыбыз өчен иң яхшы бүләк. Бу көн – туган җирләреннән еракта яшәүче кешеләрне берләштерү, кунакчыллык мохитен булдыру өчен көне-төне армый-талмый хезмәт куйган волонтерларыбызның хезмәте һәм фидакярлеге нәтиҗәсе», – диде Олия Баназ.

Фото: © Константин Деренштейн, Lensof Media компаниясе







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России