Казандагы Җиңү парадына Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев килде
Казанда башланып киткән Җиңү парадына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Тантаналы парад Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында 10:00 сәгатьтә башлана. Колонна башында легендар Т-34 танкы барачак, әмма биредә хәрби техниканың заманча үрнәкләре дә узачак. Алар арасында «Прорыв» танкы – бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында кулланылучы төп танкларның берсе.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
