Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Татарстанның чит илләрдә хокук бозучыларга җәза билгеләү инициативасы хупланды

0

Дәүләт Думасы депутатлары Россия Административ хокук бозулар кодексына илдән читтә хокук бозган затларны җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен ачыклый торган төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Бу инициатива Татарстаннан чыккан, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Закон проектында, әгәр аларның гамәлләре Россия мәнфәгатьләренә каршы килсә, чит илдә хокук бозулар кылган гражданнар административ җаваплылыкка тартыла алачак, дип белдерелә. Җәзаны үтәүне тәэмин итү чарасы сыйфатында шулай ук хокук бозучыларның мөлкәтенә арест салу мөмкинлеге тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төзәтмәләр Россия мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән, дип белдерде. Ул ассызыклаганча, чит илдә хокукка каршы эшчәнлек алып барган, илгә һәм аның гражданнарына зыян китергән кешеләр җаваплы булырга тиеш. Володин билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива Татарстаннан тәкъдим ителгән, һәм төбәкнең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә актив позиция күрсәтүе мөһим.

Вячеслав Володин икенче укылыш алдыннан закон проекты эшләп бетереләчәк, дип өстәде, әмма гомумән, тәкъдим ителгән чаралар дөрес. Ул Татарстан Дәүләт Советы депутатларына инициативаны эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, аның милли мәнфәгатьләрне яклауга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.

«Безгә илне читкә киткән, чит илләр акчасына яшәүчеләрдән сакларга кирәк, сүз шул исәптән хокукка каршы эшчәнлек белән шөгыльләнүче, илне көчсезләндерү өчен барысын да эшләүче чит ил агентлары турында бара. Һәм аларга беркем дә чара күрә алмый, дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Аларның күчемле, күчемсез милекләре, счетлары калган, керем алалар. Бу кешеләр тыныч йокламаячак, алар Россия Федерациясе законнарын бозуның нәрсә икәнен тоячак», - дип белдерде Володин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России