Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Мария Захарова KazanForum медиасессиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте

0

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында «Киләчәк медиалары хәзер: контент һәм технологияләр» медиасессиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

«Дискусссияне оештыручыларны һәм катнашучыларны сәламлим. Кызганыч, бу көннәрдә Казанга килеп әлеге медиасессиядә шәхсән катнаша алмадым, тик «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара форумы узган еллардагы уңышын кабатлар һәм глобаль дәрәҗәдәге чараларга яңа юнәлеш бирер дип ышанам», – диде Мария Захарова.

Ул сессиядә игълан ителгән тема перспективалы юнәлешләргә һәм дөньякүләм проблемаларга кагыла диде.

«Без бер-беребезгә планета масштабындагы үзгәрешләрнең хәлиткеч глобаль процесслары салынган, күпполяр дөнья формалашуы һәм аякка басуы барган, көнбатышның неоколониаль моделеннән китү, дөньякүләм күпчелекнең үзен кешелек дөньясы үсешенең төп двигателе икәнлеген аңлау барган уникаль тарихи этапта торабыз. Бу процесска яңа технологик дәрәҗәгә күчү, тиз үсеш һәм тормышның барлык өлкәләренә ясалма фәһем кертү проекцияләнә. Һәм бу трендларның берсе дә изоляцияләнгән феномен түгел, алар күп очракта үзара бәйле һәм нәрсәдә дә булса үзләрен бер-берсенең катализаторлары буларак күрсәтә. Моны глобаль медиаландшафт эволюциясе мисалында күрсәтергә мөмкин», – дип аңлатты Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле.

Аның сүзләренчә, яңа чынбарлык яңа мөмкинлекләр генә түгел, ә яңа куркынычлар да тудыра.

«Әлеге яңа чынбарлыктагы куркынычларга килгәндә, мәсәлән, дипфейклар, алар экзотика булудан тәмам туктады инде. Бүген алар сәнәгать масштабларында барлыкка килә һәм тиражлана дип әйтергә була, ә еш кына алар шулкадәр югары дәрәҗәдә эшләнә, хәтта профессионаллар да аны оригиналдан аера алмый», – дип искәртте Захарова.

Дипломат сүзләренчә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы бүген Көнбатышның масштаблы дезинформация тырышлыгына каршы коллектив, комплекслы, системалы эш алып бара.

«Мәгълүмати юнәлештә ике иң төп һәм ышанычлы союздашыбыз – дөреслек һәм фактлар. Аларны алга сөреп кенә калмыйча, көрәшергә, аларны сакларга һәм бу юнәлештә үзеңне ихтирамлы, сабыр хәрәкәт юнәлешендә тәрбияләргә кирәк. Ялкауланмаска, ялган алдында баш имәскә, үзалдыңа глобаль максатлар куймаска, ә көн саен үз эшеңне эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк», – диде ул.

«Мин сезгә уңышлар, иминлек, кызыклы очрашулар, сөйләшүләр һәм продуктив эш телим», – дип йомгаклары Мария Захарова.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России