Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Изге Болгар-2025» җыенында шөкерана кылып яшәргә өндәде

0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Изге Болгар-2025» җыенында шөкерана кылып яшәүнең әһәмиятен искәртте.

«Сөекле пәйгамбәребез бер хәдисендә «биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел» дип әйтә: картык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче, байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче, буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел» ди.

Башка бер хәдистә: «кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый» ди. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы - намаз кылу», - диде Камил хәзрәт чыгышында.

Чарада шулай ук, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл атакай чыгыш ясады. «Кадерле кардәшләр, йөрәк куана: изге җиргә җыелгансыз, елга бер генә түгел, ешрак та килергә мөмкин. Бу бит чын ирек һавасы. Аллаһ безгә шундый рәхәт җирләр биргән. Кадерен белергә кирәк. Бай тарихның да, ата-бабаларыбызның да кадерен белергә кирәк», - диде.

Ул бүген махсус хәрби операциядә булучылар өчен дә догада булырга өндәде. «Бүген балалар, без сезнең белән тынычлыкта яшәсен өчен, яу кырында кан түгә, алар герой. Ә без? Дөньяны булдыручыны оныттык түгелме?..» - дип Кирилл атакай бу сынаулар гөнаһларыбыз өчен бирелгәнен искәртте һәм уйланырга чакырды.

  • Бүгенге җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлау чарасы булды. «KazanForum» Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. УлТатарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России