Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын, аның кунакларын һәм читтә яшәүче татарларны Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне Татарстан тарихында һәм күпмилләтле Ватаныбызның мөселман өммәте тормышында күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан котлыйм. 922 елда борынгы бабаларыбыз тарафыннан киләчәк үсеш өчен хәлиткеч карар кабул ителде. Алга таба унбер гасыр буена халкыбыз, иман ныклыгы белән һәм традицион рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклап, зур тарихи юл узды.

Чорлар дәвамында ислам цивилизациясе үсешендә Болгар мөһим урын тотты, мәшһүр дин галимнәрен үзенә җәлеп итеп торды, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булды. Дәүләтнең, дини һәм иҗтимагый оешмаларның, битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы белән торгызылган, тиңе булмаган рухи һәм мәдәни-тарихи мәркәзгә әверелгән бу изге җиргә хәзер элеккеге мәгърурлыгы кире кайтарылды.

Бу көннәрдә Татарстанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы һәм Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы кебек абруйлы халыкара һәм гомумдәүләт күләмендәге чаралар билгеләп үтелә торган әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын раслый.

Мөселман өммәтенең, барлык күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге Татарстанның һәм гомумән Россия Федерациясенең тотрыклылыгына һәм иминлегенә нигез хезмәтен үти дип икеләнмичә әйтә алам.

Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көнен бәйрәм итү быел да игелекле һәм шәфкатьле гамәлләр, күркәм эшләр белән истәлекле булыр дип ышанам.

Ихлас йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм муллык телим! Һәрберебезгә Аллаһның рәхмәте насыйп булсын!» – диелгән Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России