Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Лениногорскида иң яхшы укучыларны һәм аларның остазларын бүләкләделәр

0

Лениногорск Мәдәният сараенда тантаналы чара узды: уку елын тәмамлаганда традицион рәвештә үтә торган укучыларны котлау чарасы булды. Ул 2024-2025 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга багышланды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Укучыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен уңышлары белән Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин котлады.

«Сезнең җиңүләрегез-зур хезмәт, тырышлык һәм үз көчегезгә ышаныч нәтиҗәсе. Бу казанышлар –шәхси уңыш кына түгел, ә бөтен Лениногорск районының горурлыгы да. Балаларыбызга яңа үрләр яуларга ярдәм иткән педагогларга аерым рәхмәт сүзләре», - диде Сергей Тимаков.

Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 2000нән артык укучы катнашкан, аларда 29 фән буенча белемнәрен сынаган.

Алар арасында 58 абсолют җиңүче һәм 408 призер бар. Бу искиткеч нәтиҗә, ул безнең укучыларыбызның югары әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.

169 укучы олимпиадаларның төбәк этабында катнашкан, шуларның 89ы җиңүче һәм призер булган.

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 6 җиңүче һәм 42 призер. Мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4-8 сыйныфлар арасында 16 призер, 4-11 сыйныфлар арасында – 6 призер.

«Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында 2023-2024 елларда 13 призер, 2024-2025 елларда 3 җиңүче, 14 призер, 64 остаз укучылар әзерләгән өчен грамоталар белән бүләкләнде.

6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Татьяна Гричановская тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, 2нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Снежанна Семенычева – Дөнья сәнгать мәдәнияте буенча олимпиада призеры.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России