Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Һарвард университеты чит илдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде

0

АКШ хөкүмәте Һарвард университетын чит илләрдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Моннан кала президент Доналд Трамп администрациясе хәзерге студентларны башка югары уку йортларына күченергә мәҗбүр итә, чөнки алай итмәсәләр, алар АКШта легаль рәвештә калу хокукыннан колак кагачак. Ул хакта 22 майда эчке иминлек министрлыгы хәбәр итте.

Министрлык башлыгы Кристи Ноәм Һарвард университеты студентлар алмашы програмының сертификацияләвен туктатырга әмер бирде: Ноәм университетны "көч куллану, антисемитизмны хуплауда һәм Кытай Коммунистлар фиркасе гамәлләре белән координацияләүдә" гаепләде.

Моңарчы университет Ноәм җитәкләгән министрлыкка студент визасын алган кайбер чит ил ватандашлары турында мәгълүматны бирүдән баш тарткан иде. "Университетлар өчен чит ил студентларын кабул итеп, алардан күбрәк акча алу - хокук түгел, ә привилегия", дип ассызыклады Кристи Ноәм.

Һарвардта меңләгән студентка тигән Трамп администрациясе гамәлләрен кануни түгел дип кабул иттеләр, аны үч алуга тиңләделәр. Университет зыян күргән студентларга ярдәм итәчәкбез дип ышандыра.

2024-2025 уку елында Һарвард 6800ләп чит ил студентын кабул иткән. Бу бөтен студентлар саныннан 27% тәшкил итә дип яза Reuters.

Президент Доналд Трамп АКШтагы шәхси көллият һәм мәктәпләр системын үзгәртергә тырыша: ул аларны Америкага каршы булган, марксист һәм радикаль рәвештә сулчы идеология таратуда гаепли. Трамп Һарвардны укытучы һәм идарә вазифаларына күренекле демократларны кабул иткәне өчен тәнкыйтьләде.

Апрельдә Трамп администрациясе Һарвард университетының 2,2 млрд доллар күләмендәге федераль финанславын туктаткан иде: хәзерге хөкүмәт әлеге югары уку йортын гражданлык хокуклары кануннарын бозуда һәм антисемитизм белән тиешле дәрәҗәдә көрәшмәүдә гаепләп чыкты. Ак йорт шулай ук Коламбия университетының да 400 млн доллар күләмендәге финанслауны өзде. Бу адымнар 2023 елда Израил һәм Газзә сызыгында булган вакыйгаларга карата университетларда кабынып киткән Фәләстин яклы протестлар дулкынына җавап булды. Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России