Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше ел саен арта
Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше елдан-ел арта. 2024 елда ул якынча 750 миллион доллар тәшкил иткән, дип язган ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмм-каналында.
«Татарстан Республикасы Белоруссия белән хезмәттәшлекне күп еллар дәвамында үстерә. Безнең товар әйләнеше елдан-ел арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул якынча 750 миллион доллар тәшкил итте», – дип язган республика җитәкчесе.
Ул шулай ук үзенә һәм Белоруссиядән килгән кунакка МТЗ - Татарстан предприятиесендә күрсәтелгән пилотсыз техниканы да бәяләде.
«Модельләр рәтен бәяләдек. Пилотсыз техника аерым кызыксыну уятты», - дип язган Миңнеханов телеграм-каналда.
