Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды

0

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне ачып җибәреп, Рөстәм Миңнеханов Россиянең нефть тармагы агымдагы тышкы икътисади шартларга җайлашуын дәвам итә, дип билгеләп үтте. Елның беренче айларындагы төп проблемаларның берсе нефть бәяләре кимүгә бәйле булды. РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиянең Urals нефтенең уртача бәясе беренче кварталда барреле өчен 62,8 АКШ долларын тәшкил иткән.

Шуңа да карамастан, Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда икътисади вазгыять тотрыклы булып кала бирә. 2025 елның беренче өч аенда республика территориясендә 8,3 миллион тонна нефть чыгарылган. Кече нефть компанияләренең бу күләмгә керткән өлеше 1,7 миллион тонна тәшкил иткән. Бу аларның тармакта әһәмиятле роль үтәвен раслый.

Кече нефть компанияләренең беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре турында җентекле доклад белән «Нефтеконсорциум» генераль директоры Рафаэль Минһаҗев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хисап чорында кече предприятиеләр 1 миллион 690 мең тонна нефть чыгарган, бу республикада чыгарылган нефть күләменең 20 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта 24 компания нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән планлы биремнәрне артыгы белән үтәгән.

Эксплуатацион бораулау кысаларында 74 мең метр тау токымы борауланган, бу 66 яңа скважинаны файдалануга тапшырырга мөмкинлек биргән. 27 компаниянең чыганакларны эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыру өчен пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысуллары кулланылган.

Киңәшмәдә шулай ук сәнәгать һәм экологик иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев кече бизнесның сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәве турында доклад белән чыгыш ясады.

Табигатьне саклау законнарының үтәлеше турында Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.

Киңәшмә азагында Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләренә һәм коллективларына намуслы хезмәтләре һәм Татарстанның нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул якындагы чорның төп бурычларына игътибар юнәлтте – нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру, персоналны өйрәтү һәм җитештерү иминлеген (шул исәптән кибериминлек мәсьәләләрен дә кертеп) тәэмин итү.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе 11-17 июльдә Әлмәттә Республика яшь геологлар традицион ачык кыр олимпиадасы узачагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов нефть компанияләренә балалар һәм яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән проектларга актив ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России