Полиция хезмәткәрләре Казанда балаларга ташланган ир-атны эзли
Социаль челтәрләрдә Казанның Фәйзи урамында адекват булмаган хәлдәге ир-ат балаларга ташлану турында мәгълүмат таралды.
Полиция хезмәткәрләрендә булган видеода аның бер баланы кыйнавы, самокатын ватуы һәм борыч баллоны куллануы күренә.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлау чараларын күрә һәм барлык шартларны ачыклый.
«Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
