Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Түбән Камада Балаларны яклау көненә зур программа әзерләгәннәр

0

Түбән Кама районында Балаларны яклау көнен бәйрәм итү өчен төрле мәйданчыкларны колачлый торган чаралар комплексы эшләнде. «Эшлекле дүшәмбе»дә масштаблы программаны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов тәкъдим итте. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

29 май – «Альфа» мәдәният сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балачакның тылсымлы иленә сәяхәт» бәйрәме узачак. Кунакларны конкурслар һәм уеннар көтә.

30 майда – 9:00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак.

1 июньдә – 10:00 сәгатьтә Яшь тамашачы театрында «Арлекин» балалар театр студиясенең «Ахмак тычкан турында әкият» спектаклен күрсәтәчәкләр. 16:00 дә «Кентервильское приведение» спектакле куелачак.

1 июньдә – 10:00 сәгатьтән Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында балалар өчен спорт уеннары узачак.

1 июнь – «Гаилә» паркы:

• 11:30 – Татарстан дәүләт драма театры артистлары «Уен Фест» проекты кысаларында балаларның мәдәни ялын арттыруга юнәлдерелгән конкурслар, уеннар һәм башка күңел ачулар үткәрәчәк.

• 12:00 – «Еж» кафесы янында «Альфа» мәдәният йорты артистлары «Төрле төстәге балачак шәһәре» уен программасын оештырачак. Бер үк вакытта мәгариф учреждениеләре көче белән мастер-класслар, уеннар үткәреләчәк һәм «Фиксиклы бәйрәм» интерактив фотозоналары оештырылачак.

• 13:00 – амфитеатр сәхнәсендә «Тыныч күк астында бәхетле балачак» балалар иҗаты үзәге концерты була.

• 14:00 дән 16:00 гә кадәр – балалар өчен көрәш, бадминтон буенча тренировкалар ачылачак, ГТО мәйданчыгы оештырылачак.

• 14:30 – амфитеатр янындагы калкулык артында «Күңелле стартлар» узачак.

1 июнь – 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр «Сабантуй» аттракционнар паркында зур бәйрәм оештырыла. Кунакларны шарлар фестивале, иҗат коллективлары чыгышлары, сабын куыклары тамашасы, конкурслар һәм мастер-класслар, уен программасы көтә.

1 июнь – 11:00 сәгатьтә «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм концерты узачак, анда 200 дән артык бала катнашачак.

2 июнь – Халык иҗаты йортында «Без балачак, тынычлык, җәй һәм яхшылык бәйрәмен билгеләп үтәбез!» мәдәни-күңел ачу чарасы узачак.

Кама Аланындагы төп чаралар: 1 июнь – 11:00 сәгатьтә «Чулман-Су» мәдәни үзәге мәйданында балалар һәм ата-аналар өчен иҗади мастер-класслар, профессиональ аниматорлар катнашында интерактив уеннар, конкурслар һәм флешмоблар узачак. Күбекле дискотека бәйрәмнең кульминациясе булачак. Шулай ук мәйданда концерт һәм бушлай киносеанс оештырылачак.

2 июнь – «Алан» яшьләр үзәге белгечләре «Огонек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңел ачучылар көне» дигән күңел ачу программасы оештыралар.

Моннан тыш, балаларның мәдәни-күңел ачу программасы районның авыл җирлекләрендә дә узачак, дип җиткерде Илдар Рамазанов. Мисал өчен, традицион балалар Сабантуйлары, интерактив квестлар һәм төрле уеннар оештыру планлаштырыла.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России