Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Мамадышта махсус операция хәрбиләренә мемориаль такталар ачылды

0

Мамадышта 4 номерлы мәктәпне тәмамлаган һәм махсус операция зонасында хәрби бурычлар үтәгәндә батырларча һәлак булган Бәхтибәк Бекниязов һәм Артем Гуни хөрмәтенә истәлекле тантана узды.

Хәрбиләрне Мамадыш районыннан мобилизацияләгәннәр. Бәхтибәк Бекниязов 2023 елның 26 ноябрендә, Артем Гуни 2024 елның 21 июнендә вафат булган. Митинг көне аның әнисенең туган көненә туры килде.

«Артем дөньядагы иң яхшы ул иде. Мәктәпкә, район җитәкчелегенә, улымның дусларына искә алулары, янәшәдә булулары һәм онытмаулары өчен рәхмәт», — диде һәлак булган хәрбинең әнисе Елена Анатольевна.

Артем Гуни һәм Бәхтибәк Бекниязов исемнәре язылган мемориаль такталарны мәктәп фасадына элегрәк махсус хәрби операция зонасында һәлак булган тагын бер укучы — Илназ Хәбибрахманов хөрмәтенә куелган истәлек билгесе янына урнаштырдылар.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.

«Егетләр гражданлык бурычын намус белән үтәде. Алар кыска гомерендә чын батырлык кылып өлгерде — мондый батырлыкка һәркем сәләтле түгел. Без истә тотарга һәм рәхмәтле булырга тиеш», - дип билгеләде ул.

Бүген махсус хәрби операция зонасында Мамадыш районыннан киткән 500дән артык кеше хезмәт итә. Язын районда һәлак булган яклаучылар истәлегенә беренче стелалар ачылды, даими рәвештә спорт турнирлары, патриотик акцияләр уздырыла, ә солдат аналары слеты инде өченче тапкыр үтте.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде.

«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Фото: Мамадыш районының матбугат хезмәте







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России