Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен өстәмә түләү 10 тапкырга арта
Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен өстәмә түләүләр 10 тапкырга артачак. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, өстәмә түләү күләме сәгатенә 200 сум тәшкил итәчәк.
Моңарчы Татарстанда укытучыларга сәгатенә 19,26 сум өстәп түләнә иде, түләү күләме арттырылганнан соң өстәмә түләү көненә 1,2 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Мониторинг мәгълүматларына караганда, түләүләрнең арттырылган күләмен исәпкә алганда, республика имтиханнары оештырган өчен укытучыларга хезмәт хакы түләү буенча лидерлар бишлегенә керәчәк.
Әлеге рейтингта беренче урынны Санкт-Петербург (биредә укытучыларга 1 763 сум өстәп түлиләр) яулый. Икенче урында – Ленинград өлкәсе (1 530 сум), ә өченчедә – Мәскәү (1,4 мең). Дүртенче урында Якутия урнашкан, анда укытучыларга 1 314 сум түләнә.
