Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Екатеринбургта татар теле курсларында уку елы тәмамланган

0

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә сентябрьдән башлап бушлай татар теле курслары уздырылды. Курсларны Екатеринбург шәһәрендәге «Каюм Насыйри институты» фәнни-мәгариф үзәге оештырган. Дәресләрдә яшь һәм телне белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр катнаша алган. Курслар Урал башкаласында татар мәдәниятен үстерү, тел мирасын саклау һәм милләтара элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татар теле дәресләрен «Каюма Насыйри институты» үзәгенең укытучы-методисты, филолог-тәрҗемәче Алинә Имадиева алып барды. Уку барышында студентлар татар халкының бай тарихы, әдәбияты һәм традицияләре белән таныша, тел күнекмәләрен яхшырта һәм белемнәрен арттыра алды.

Әлеге уку елы төрле вакыйгаларга бай булды. Үзәктә тел өйрәнү дәресләре үткәрелеп кенә калмады. Студентлар «Татарча диктант» бөтендөнья акциясендә, татар теленә багышланган викторинада катнашты, Укытучылар көне, Яңа елга багышланган чаралар, Тукай һәм Җәлил укулары оештырды татар галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тарихи реконструкция дәресе үткәрде.

Йомгаклау дәресе 25 майда булды. Ул ике төркем – башлангыч һәм телне өйрәнүне дәвам итүче төркем студентлары өчен чыгарылыш кичәсе форматында узды. Алар уен формасында билетлар тартып имтихан тапшырды. Билетны тартып алырга һәм аннан сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Кемгәдер милли китапханә турында билет эләкте, кемгәдер – өчпочмак әзерләү өчен ингредиентлар турында. Ә кемдер исә бүлмәдәге коңгырт күзле һәм зәңгәр күзле кешеләрне санарга тиеш булды. Соңгы дәрес тантаналы да, шул ук вакытта моңсу да булды. Уку процессын төгәлләү кичәсендә укучылар татар телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чараларда актив катнашкан өчен Казан федераль университетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Курсларда катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашты, укытучыларына кызыклы дәресләр өчен рәхмәт белдерде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов имзалаган исемле сертификатларны тапшыру тантанасыннан соң күпләр бушлай татар теле курсларына йөрү мөмкинлеге биргән өчен университетка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысы да дәресләрне 2026 елда дәвам итүне сорады, берәүнең дә аерылышасы килмәде. Төп нәтиҗә: укучыларның күпсанлы армиясенә татар телен өйрәнергә дәвам итәргә теләүче укучылар өстәлде, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России