Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Кукмарада сөт эшкәртү буенча Россия өчен уникаль завод төзеләчәк

0

Кукмарада 5 млрд сумга сөт эшкәртү буенча Россия өчен уникаль завод төзиячәкләр. Бу хакта Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итте.

«Ике елдан артык бу завод белән шөгыльләндек, районның сөт җитештерүчеләреннән кооперация төзедек. Сегментны үзгәрттек. Сырлар, моцарелла ясарбыз дип уйлаган идек. Хәзер конфигурация тулысынча үзгәрде. Сөтне без аксымга һәм майларга таркатачакбыз. Мондый завод әлегә Россиядә юк», - дип җавап бирде Димитриев журналистларга.

Сөт аксымнарга, майларга һәм башка өлешләргә таркалачак. Аксымнан ярымфабрикат Кукмарадан ерак урнашкан башка заводларга җибәреләчәк. Башкасы һәм май да районда калачак.

«Без өч консалтинг компаниясен ялладык, алар санадылар. Базар инде сырлар белән тулган, ә мондый яңа продукция Россиядә юк әле. Безгә булмаган әйбер һәм нәрсәгә ихтыяҗ булуы кызык», - дип җавап бирде район башлыгы «Татар-информ»ның ни өчен сыр ясаудан баш тартулары турындагы соравына.

Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

Кукмарада сөт эшкәртү заводын проектлау процессы төгәлләнде диярлек, әле дәүләт экспертизасы да бар. Район башлыгы предприятие төзелеше быел июль-август айларында башланып, 2026 елның җәендә яки көзендә завод ачылыр, дип өметләнә.

Проект 5 млрд сумга бәяләнә. Димитриев «Татар-информ»га сөйләгәнчә, 20 процент инвесторлар акчасы, калган акча 9 процент ставка белән кредитка алына. Бәянең иң зур өлеше - чит ил җиһазлары.

«Без озак еллар инвестор эзләдек, чөнки рисклы бизнес, 10 елдан артык вакыттан соң гына сарыф ителгән акча аклана башларга мөмкин», – дип аңлатты район башлыгы.

Кукмара районы - Татарстанда иң «сөтле» район. Көнлек савым 513 тонна дәрәҗәсендә, ә бары тик 20 тонна гына эшкәртелә. Яңа предприятиедә 800 тонна сөт эшкәртеләчәк, шуңа күрә аны Татарстан Республикасының башка районнарыннан яки Россия төбәкләреннән сатып алырга туры киләчәк, дип аңлатты Димитриев.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России