Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Татарстан Фотографлар берлегендә Юлай Низаевның фотокүргәзмәсе ачылды

0

Татарстан Фотографлар белегендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаевның «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталган мини-фотокүргәзмәнең презентациясе булды. Хезмәттәшебез белән очрашуны ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова ачты һәм яшь талантларның мөһимлеген ассызыклады. Алга таба берлекнең экс-рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Татар-информ» фотожурналисты Рамил Гали чыгыш ясады.

«Фотосәнгатьне кечкенәдән үк яраттым. Фотога бәләкәй чактан ук төшерергә яраттым. Минем дәү әти Әгъдәл Низаев – Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының журналистика аксакалы иде. Бу югары исемне аңа халкы, меңләгән укучылары такты. Шуңа өстәп танылган фоторәссам булды, Чакмагышның «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасының саллы фотоархивын булдырды. Күпсанлы уникаль кадрлар саклана бездә. Һәрвакыт бездә заманча фототехника булып торды. Ә әнием яклап абыем Ринат Рәҗәпов – Уфа шәһәрендә бик күренекле фотожурналист. «Республика Башкортстан» газетасында хезмәт куя. Алардан миңа күчкәндер дә бу сәләт. Ә мин исә әлеге фотокүргәзмәне – тәүге дебютым, тырыш авыл халкына, булдыклы игенчеләргә багышлыйм», – диде Юлай Низаев.

Шулай ук әңгәмәдәш әлеге фотокүргәзмәнең әһәмиятен ассызыклады һәм андагы фоотосурәтләрнең ничек, кайда төшерелүе турында сөйләп узды.

«Әлеге фоторәсемнәрнең күпчелеге «Татмедиа»ның «Актаныш-информ» мөхәрриятендә эшләгәндә, үзем туып-үскән туган ягымда һәм Казанда журналист булып эшли башлагач командировкалар вакытында төшерелде. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы темаларын яктырту җиңел түгел. Көннәр буена тузанга батып басуларда да, малкайлар исе аңкып торган фермаларда да йөрисең. Җәйге челлә яки яңгыр, дип тормыйсың! Журналист булгач, муенга фотоаппарат асылган, бер кулда диктофон, икенчесендә телефон яисә микрофон булуы да ихтимал. Күргәзмәм максатым — җир кешесен данлау, нурлы йөзләрен тарихка кертеп калдыру», – ди ул.

Ахырдан фотокүргәзмә авторы рәхмәт сүзләрен белдерде. «Фотографлар берлеге рәисе Виктория Рөстәм кызына, остазыбыз һәм хөрмәтле коллегабыз Рамил Якубовичка һәм барлык килгән халыкка ихлас рәхмәтләрем. Бу минем тәүге генә дебют. Теләкләрегез, фикерләрегез өчен рәхмәт. Әлбәттә, критика да мөһим һәм кирәк. Күп тармаклы өлкәдә нәтиҗәле иҗат итү өчен даими кызыксынып тору, ягъни һөнәри камиллеккә омтылу ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле. Басулар һәм гомумән авыл хуҗалыгы юнәлеше миңа илһам бирә, җаным-тәнем белән яратам авылны», – ди Низаев.

  • Очрашуда Низаевның коллегалары, якташлары, журналистика ветераннары һәм матбугат сәркатипләре катнашты.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России