Добавить новость
103news.com
World News
Май
2025

Свердловск өлкәсендә татар яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары очрашуы узды

0

29 майда Татарстан Республикасының Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Свердловск өлкәсенең татар яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда «Яшен» Свердловск төбәк татар яшьләр иҗтимагый оешмасы, В.Ф.Яковлев исемендәге Урал дәүләт юридик университеты федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең татар-башкорт якташлыгы, Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесенең татарлар һәм башкортлар берләшмәсе активистлары катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының потенциалы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

ТР Даими вәкиле очрашуда катнашучыларны Татарстанда яшьләр өчен уздырылачак чаралар белән таныштырды һәм аларда актив катнашырга өндәде.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы уздырачак чаралар:

  • ел саен үткәрелә торган «Безнең заман» XII республика ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивале (марттан сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә, сентябрьдән ноябрьгә кадәр зона турлары, финаллар һәм гала-концерт уза);
  • «УРАМ» урам культуралары фестивале, 30 август;
  • Сombonation халыкара брейкинг һәм урам сәнгате турниры, август;
  • REFCTOR FEST бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале, август;
  • Бөтенроссия иминлек волонтерлары форумы, август.

Бөтендөнья татар конгрессы үткәрәчәк чаралар:

  • «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале (әлегә төгәл даталар билгеләнмәгән, якынча августның соңгы 10 көнендә);
  • «Милләт җыены» форумы, 26-28 август.

Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү, мондый очрашуларны даими рәвештә уздыру турында килеште. Очрашу азагында татар яшьләре активистларына Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең мактау грамоталары тапшырылды, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России