Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Ирина Волынец Балаларны яклау көне белән котлады

0

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец республика халкын Балаларны яклау көне белән тәбрик итте.

«Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр!

Сезне барыгызны да беренче җәйге бәйрәм, тормыш чәчәкләрен - Балаларны халыкара яклау көне белән чын күңелдән котлыйм һәм шул уңайдан сезгә иң җылы теләкләремне җиткерәм!

Балачак – шук чак, ул могҗизаларга, уйдырмаларга һәм уеннарга бай чор, ул уй-ниятләр һәм казанышлар, кичерешләр һәм ачышлар чоры. Һәр бала бәхетле булырга хокуклы, шул чакта гына баланың үз-үзенә һәм киләчәккә ышанычы нык була.

1 июнь - безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә безгә - өлкәннәргә балаларның даими игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын, балаларыбызның язмышы, кем булып үсүләре, аларның киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерү дә ул.

Бүген Татарстанда бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен югары дәрәҗәдә тәэмин итү принцибы салынган, балалы гаиләләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар, Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча эшләнгән 44 республика программасы нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы - балачак инфраструктурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә лидер.

Программалар кысаларында узган елда гына да 7 балалар бакчасы, 8 мәктәп һәм 2 өстәмә корпус төзелде. Сәламәтлек саклау системасында 240 объект капиталь төзекләндерелде, 48 фельдшер-акушерлык пункты, 3 амбулатор-поликлиника учреждениесе төзелде, 160 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелде, 125 яңа спорт корылмасы төзелде, ә спорт объектлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 72,5 процентка җитте.

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзеп бетерү белән беррәттән, мәдәният өлкәсендә 56 объект капиталь төзекләндерелде һәм 12 яңа объект төзелде.

Алда җәй. Җәй - ул балалар өчен, урамнарда велосипедларда һәм роликларда чабып, елгаларда, диңгезләрдә коенып, кояшта кызынып, тәмле-татлы туңдырмалар ашап, күңелле маҗаралар белән рәхәтләнеп ял итә торган вакыт. Ә өлкәннәргә бу вакытның балаларыбыз өчен имин һәм файдалы узуы бик мөһим.

Кадерле балалар! Якыннарыгыз, дусларыгыз белән бергә уйнагыз, көлегез, шаярыгыз, спорт белән шөгыльләнегез! Бүгенге һәм киләчәк тормышыгыз якты, матур, кызыклы узсын, сез үтәсе юллар туры, сикәлтәсез, уңышлы булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын!

Барлык гаиләләргә бәхет, иминлек, муллык, һәркемгә нык сәламәтлек, җәйне шатлыклы һәм күңелле уздыруыгызны телим! Илебездә - тынычлык, күкләребез аяз булсын!» – диелә котлауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России