Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Рөстәм Миңнеханов җәй көне Татарстанның төрле чаралар узачак паркларына килергә чакырды

0

1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны ял итү, саф һавада йөрү өчен паркларга килергә чакырды.

«Бүгеннән башлап җәй буе Татарстан паркларында балалар өчен мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре, концертлар узачак. Җәйне Татарстанда үткәрик», - дип язган республика җитәкчесе.

Ул республикада инде 10 ел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Бу вакыт эчендә без 400 объектны тәртипкә китердек. Җәйне Татарстанда уздырырга вакыт! Барыгызны да республика паркларына чакырабыз!» - дип язган ТР Рәисе. Искәртеп үтәбез, афишадан күренгәнчә, Татарстанда җәйге сезонга бик күп чаралар планлаштырылган.

1 июньдә Лениногорскиның М.Горький исемендәге паркында Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр. Бирегә иң яхшы солистлар, шәһәрнең танылган бию коллективлары һәм талантлы артистлар җыелачак. Паркка килүчеләрне викториналар, конкурслар, өстәл уеннары коллекциясе, флешмоблар, баттллар, «Иҗади утрау» аквагримы, «Балачак буяулары» фестивале, хәрәкәтле уеннар һәм эстафеталар көтә. Төрле стильләрдә бизәлгән балалар коляскалары парады бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак.

Шулай ук 1 июньдә Әгерҗенең «Яшьлек» паркында шигырь укыячаклар, асфальтта рәсем ясау конкурсы һәм Пушкин әкиятләре буенча викторина үткәрәчәкләр. Кунакларны күргәзмә, «Алтын балык» мастер-классы һәм китапханә әзерләгән күңел ачу программасы көтә. Чара Балаларны яклау көненә багышланган һәм бөек шагыйрьнең иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

12 июньдә Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында патриотик юнәлештәге җырлар концерты, шулай ук викторина һәм Россия символикасын булдыру буенча мастер-класс узачак. Башлана – 11.00 сәгатьтә.

26 июньдә Түбән Каманың «Айда» экстрим-паркында экстремаль спорт төрләре (BMX, самокат һәм паркур) буенча ярышлар үтә. Башлана – 13.00 сәгатьтә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России