«Дуслык Кубогы» турнирында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды
Бүген Казанның Спорт сараенда «Дуслык Кубогы» турнирында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
«ФХРТ җыелмасы» өченче урынны яулады. Финалда буллитлар буенча «Казан Нуры» (2:3) командасына оттырган «Милениум» хоккейчылары көмеш медальләргә лаек булды.
Искәртеп үтәбез, беренчелек 30 майдан 1 июньгә кадәр барды. Турнирны уздыруда «Татнефть» ГАҖ, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе, «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе, Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Төнге хоккей лигасы, Татарстан Республикасы Адаптив спортны үстерү үзәге актив ярдәм күрсәтте.
