Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Ульяновск өлкәсендә «Ел гаиләсе»н сайладылар

0

Ульяновскида Халыкара гаилә көнендә Хөкүмәт йортында төбәктәге үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узган. Бәйрәм кунаклары алдында төбәкнең «Күп балалы гаиләләр тавышы» дип исемләнгән хоры чыгыш ясаган. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Ел гаиләсе» конкурсы - ул егерме еллык тарихы булган күркәм традиция. Шушы вакыт эчендә әлеге бәйгедә өч меңнән артык гаилә катнашты. Төбәгебездәге гаиләләр дәүләт ярдәмен тоеп яшәсеннәр өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез. Гамәлдә булган льготаларны камилләштерәбез һәм яңа социаль программаларны кертәбез, «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашырабыз. Дуслар, шушы бәйрәм көнендә сезне һәммәгезне дә тәбрик итеп, бәхет һәм иминлек телисем килә, - диде өлкә губернаторы Алексей Русских.

Чынлы районыннан Сәлаховлар гаиләсе «Ел гаиләсе» өлкә конкурсының «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Әлеге гаилә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Сәлаховлар район, өлкә күләмендә оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар, «Звезда Губернии» өлкә иҗади конкурсы призеры. Алар берничә тапкыр Ульяновскиның хәрби госпиталендә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткәннәр.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан Шәкуровлар гаиләсе «Ел гаиләсе» конкурсының «Гаилә - традицияләрне саклаучы» номинациясендә көч сынашты. Гаилә башлыгы Гакыйль Хәсән улы менә 40 елдан артык инде «Бердәмлек» татар халык театрына җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә әлеге театр коллективы татар драматургларының 60тан артык спектаклен сәхнәгә куйган.

Шәкуровлар гаиләсе тырышлыгы белән «Язгы моңнар» вокаль ансамбле, «Якты юл» ветераннар ансамбле, «Шатлык» гармунчылар ансамбле оештырылган. Гакыйль Хәсән улы - Татарстан композиторлар оешмасы әгъзасы, популяр җырлар һәм композицияләр авторы. Рәйсә Ислам кызы районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасын әйдәп бара. Шулай ук ул милли-мәдәни чараларны, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен, Сабан туе бәйрәмнәрен оештыруда актив катнаша.

«Ел гаиләсе» конкурсында Чардаклы бистәсендә яшәүче Вазыйх Самат улы белән Нургизә Фатыйх кызы Солтановлар гаиләсе дә катнашты. Алар күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Әниебез - әбиебез бакчабызда искиткеч матур чәчәкләр үстерә, ә әтиебез - бабабыз дин юлында булып, мәчеткә намазга йөри, ди Солтановларның бала-оныклары, горурлык хисе кичереп, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России