Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

2026 елда объектларны төзекләндерү өчен 341 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

0

Татарстанда яшәүче 341,6 меңнән артык кеше 2026 елга төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты инде. Процедура 12 июньгә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объектлар өчен gorodsreda.tatar.ru платформасында яки «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша «Халыктан сораштыру» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Анда 4 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар да катнаша ала.

Федераль дәрәҗәдә тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе һәм Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Шәһәр мохите» проекты кысаларында үткәрелә. Партия Генераль советы секретаре Владимир Якушев китергән мәгълүматлар буенча, бөтен ил күләмендә 13,5 миллионнан артык кеше катнашкан инде. Ул Кемерово өлкәсе, Санкт-Петербург, Югра, Башкортстан, Бурятия, Кырым, Марий Эл, Свердловск һәм Тула өлкәләре, Сахалин, Чечня һәм Пермь крае халкының активлыгын билгеләп үтте. Якушев Белгород һәм Курск өлкәләренә аерым игътибар бирде, анда да зур активлык теркәлгән.

Якушев искәртеп үткәнчә, ел саен партия волонтерлары халыкка платформада ориентлашырга һәм төзекләндерү объектын сайлауда ярдәм итә. Ул шулай ук «Шәһәр мохите» проектының «Бердәм Россия» халык программасына керүен һәм инде 110 меңнән артык территорияне, шул исәптән 72 мең ишегалдын төзекләндерергә мөмкинлек бирүен искәртте. Биш ел эчендә проектта 40 миллионга якын кеше катнашкан.

«Шәһәр мохите» партия проектының республикадагы иҗтимагый советы рәисе, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин мәгълүматлары буенча, Татарстанда парклар, яр буйларын һәм скверларны да кертеп, 283 иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш, кешеләр ишегалды территорияләрен дә сайлый ала, шуларның 200е Татарстан Рәисенең 2026 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасына керәчәк.

Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, Чирмешән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Тәтеш, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән. Җиңгән объектлар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России