Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Татарстан төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында өченче урынны саклап калды

0

Татарстан социаль-икътисади торыш дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең гомумроссия рейтингында өченче урынны саклап калды. Рейтингны «РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге 2024 ел йомгаклары нигезендә төзегән.

Республика мөмкин булган 100 баллдан 86,8 балл җыйган. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанның күрсәткече яхшырган – былтыр ул 83 баллга якын күрсәткечкә ирешкән булган.

Күрсәткечләр артуга карамастан, Татарстанның рейтингтагы позициясе үзгәрешсез кала. Мәскәү (якынча 95 балл) һәм Санкт-Петербург (90,9 балл) янәдән рейтингның лидерлары булды. Татарстан – Идел буе федераль округыннан лидерлар унлыгына кергән бердәнбер төбәк. Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстаннан соң Самара өлкәсе урнашкан – 70,3 балл нәтиҗә белән 11нче урынны яулаган.

Рейтингны әзерләгәндә, Росстат, Россия Финанс министрлыгы, Федераль казначылык, РФ бюджет системасының бердәм порталы һәм Россия Банкы мәгълүматлары исәпкә алынган. Анализ сәнәгать җитештерүе күләмнәре, төп капиталга инвестицияләр, бюджет керемнәре, хезмәт базары һәм социаль өлкә торышы күрсәткечләрен үз эченә алган.

Моннан тыш, республика 2025 елда РФ субъектларында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта икенче урын яулады. Мәгълүмат 20 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында хәбәр ителде. Татарстан Түбән Новгород өлкәсе белән бер позициядә урнашты.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллинаның сүзләренә караганда, 2025 елның беренче кварталында төп капиталга инвестицияләр күләме 357,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38,4 процентка күбрәк. Бюджет акчаларын исәпкә алмаганда, инвестицияләр 339 миллиард сум тәшкил иткән – 52,1 процентка арткан.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России