Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсендә «Акчуриннар» китабы тәкъдим ителде

0

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Акчуриннар» фәнни-популяр басмасын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Аның авторы – мәдрәсә мөгаллиме, тарих фәннәре докторы Наил Таиров. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага бик күп шәрәфле кунаклар килде, алар арасында филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, драматург Данил Салихов, «Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» басмаларының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, яшь тарихчы Ленар Гобәйдуллин һ.б. бар иде.

Очрашуны мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә музее мөдире Зөлфәт хәзрәт Мингалиев алып барды.

Әлеге китапта XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында танылган сәүдәгәрләр һәм фабрикантлар, хәйриячеләр – Акчуриннарның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында материаллар тупланган. Бу нәселнең Россиянең сәнәгать-техник алгарышына һәм татар халкының социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше аеруча әһәмиятле. Акчуриннар Россия күләмендә мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм иткәннәр, тарихта якты эз калдырганнар.

Китапның авторы, профессор Наил Таиров үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсе белән уртаклашты һәм очрашуда катнашучыларның игътибарын Акчуриннар нәселенең күренекле вәкилләренә юнәлтте. Ул иганәчеләргә, Заһидуллиннар гаиләсенә һәм мәдрәсә коллективына бу хезмәтне бастыруда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Тарихчы Илдус Заһидуллин Наил Таировның фәнни хезмәтенә югары бәя бирде, автор тарафыннан Акчуриннарның татар мәдәнияте, мәгарифе һәм сәнәгате үсешенә йогынтысы тирәнтен тикшерелүен билгеләп үтте.

Заһидуллин билгеләп үткәнчә, әлеге китап татар тарихын өйрәнүчеләр өчен зур чыганак һәм ул яшь буынга бабаларыбыз мирасы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Татар әдипләре Ләбиб Лерон һәм Данил Салихов та бу хезмәтнең әһәмиятен ассызыклап узды, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России