Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак

0

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә җәйге чорда 55 төбәктән Россия студент отрядларының 3,7 меңнән артык вәкиле эш белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көндә республика территориясендә өч зур Россиякүләм хезмәт проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта Республика студент хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.

Хезмәт проектлары – төбәккә яшь кадрлар җәлеп итү механизмнарының берсе. Студент отрядларының хезмәт проектлары ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы белән тормышка ашырыла. Мәсәлән, 2024 елда Татарстанда ил күләмендәге дүрт һәм шулай ук бер төбәкара проект составында Россиянең 45 төбәгеннән 1761 яшь кеше (шул исәптән Россиянең – 92, Беларусь һәм Кыргызстанның 2 югары уку йорты вәкилләре) эш белән тәэмин ителде. 2025 елда әлеге күрсәткечне 172 процентка арттырачаклар – ел эчендә Татарстанга студент отрядлары составында Россиянең 58 субъектыннан 4794 студент килгән, аларның 78 проценты – җәйге каникуллар чорында. Студотряд вәкилләренең якынча 17 проценты предприятиеләрдә эшләр өчен инде икенче яки өченче ел рәттән киләчәк.

«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә июльдән августка кадәр «Алабуга Төзелеш» Бөтенроссия студентлар төзелеше узачак. Әлеге проект Россия студент отрядлары тарихында иң зур студентлар төзелеше булып тора – анда 39 төбәктән 2,5 меңгә якын студент көч түгәчәк. Студентлар «Средиземный парк» дип аталган, 22 торак йорттан торган яңа микрорайон төзелешендә дә катнашачак. Төзелеш отрядлары эчке бизәү, штукатурлау, монтажлау эшләрен һәм ярдәмче вазифаларны башкара.

Шулай ук «Алабуга» территориясендә икенче ел рәттән Бөтенроссия яшүсмерләр хезмәт отрядларының «Алабуга ТОП» проекты тормышка ашырыла. Бу балигълык яшенә җитмәгәннәр өчен иң зур хезмәт проекты булып исәпләнә. Җәй айларында хезмәт кую яшүсмерләргә, алга таба уку һәм эшкә урнашу өчен, «Алабуга»ның икътисади ресурслары белән танышырга мөмкинлек бирә. Быел «Алабуга ТОП» проекты өч агымда – июнь, июль һәм августта үткәрелә. Әйтик, июльдәге икенче сменада 454 яшүсмер катнашачак. Җәй эчендә илнең 35 төбәгеннән барлыгы 1007 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри уку йортында белем алучы балигълык яшенә җитмәгән студентлар эшләячәк. Алар студент отрядлары яшьләре җитәкчелегендә территорияләрне җыештыру һәм төрле эштә ярдәм итүгә җәлеп ителәчәк.

Студент отрядлары вәкилләрен эш белән тәэмин итү җәйге каникуллар белән генә чикләнми. Быел апрельдән «Алабуга» махсус икътисади зонасында төбәкара дәрәҗәдәге ике проект гамәлгә ашырылды – төзелешнең язгы этабы һәм «Алабуга – Композит» җыелма җитештерү отряды. Аларда 32 төбәктән 727 яшь кеше эшләп өлгерде. Россия күләмендә тагын бер проект Чаллыда узачак. «КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар җитештерү отряды составында предприятиенең дүрт заводында эшләр өчен илнең 15 төбәгеннән 320 кеше киләчәк. Бу проект быел икенче тапкыр оештырыла. Мәсәлән, гыйнвар-февраль айларында Россиянең 13 субъектыннан студент отрядларының 210 вәкиле куллары белән 6 мең йөк машинасы һәм 3,5 мең двигатель җыелды.

Әйтергә кирәк, Россия студентлар отрядларының Татарстан бүлеге тарафыннан 2020 елдан Камчатка крае территориясендә «Камчатка» студент отряды да оештырыла. Быел җәй балык һәм уылдык эшкәртә торган 12 заводта 911 егет һәм кыз көч куячак.

2025 елда төп бурычлар – яшьләргә социаль статус һәм һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, аларның гражданлык активлыгын арттыру, яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, яшьләр өчен инфраструктура булдыру.

Россия студент отрядлары хәрәкәтенә кушылу, бүген ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләргә бушлай уку һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдәге масштаблы проектларга да эшкә урнашу өчен трудкрут.com сайтында гади форманы тутырырга, ВКонтакте челтәрендә «Татарстанның студент отрядлары / РСО» төркеменә язарга яки 8(843)231-82-27 телефон номеры буенча Республика штабына шалтыратырга мөмкин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России