Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Хәзер төп бурыч – комбайннар әзерләү

0

Татарстан аграрийлары өчен комбайн паркын алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерләү төп бурыч булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

20 июньгә ремонтланырга тиешле 2500дән артык ашлык җыю комбайнының 2250се ремонтланган, бу якынча 90 процент. Тагын 300дән артык комбайнны әзерләп бетерәсе бар, дип аңлатты министр.

30 июньнән 4 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы берләшмәләренең ашлык җыю комплексының әзерлеген тикшерү комиссиясе узарга тиеш, диде докладчы.

Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенгә 130 мең тонна печән (ихтыяҗның 40 проценты) һәм 1 312 000 тонна сенаж (шулай ук 40 процент) әзерләнгән. Бер шартлы баш терлеккә исәпләгәндә 9,8 центнер азык берәмлеге бар - планның 25 процент, дип төгәлләштерде Җәббаров.

Планлаштырылган 306 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 246 мең гектары – планның 80 проценты чаптырылган. Күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Тәтеш, Кайбыч һәм Алабуга районнары төгәлләде. Аны Апас һәм Лениногорск районнарында да тәмамладылар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 239 мең тонна печән әзерләнгән, бу ихтыяҗның 42 процентын тәшкил итә. 2024 елда әзерләгән азыкның калган өлешен дә исәпкә алып, мал азыгы белән тәэмин ителеш 57 процентка җитә. Бүгенге көнгә Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Тәтеш, Теләче районнарында шәхси хуҗалыкларны азык белән тулысынча тәэмин иткәннәр инде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе шулай ук 9 июльдән 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачагын искәртте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России