Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Дания Нәгыйм Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды

0

Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында узган Яшьләр көне бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын котлады һәм тантаналы төстә медальләрен тапшырды. Лауреатлар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, билгеле шагыйрә Дания Нәгыйм дә бар.

«Сүз дә юк, сине Республикабыз бүләгенә лаек дип тапканнар икән — бу олы куаныч һәм зур җаваплылык. Иҗатыңны күреп, вакытында бәя бирсәләр, иңнәргә канат үсә, тагын да күбрәк һәм яхшырак итеп язасы килә башлый. «Милләтемә файда китерерлек эшләр башкарырга насыйп итсәң иде, Ходаем» дип телим. Быелгы барлык җиңүчеләрне котлыйм! Бер-беребез өчен сөендек. Әлбәттә, язучылар арасында лаек булып та, бу мәртәбәле бүләкне ала алмый калучылар бар. Яшьләрнең яше тагын арттырылды бугай. Әлеге яңалык Муса Җәлил премиясен алу буенча булса да аларга ярдәм итсен иде», — диде Дания Нәгыйм.

Дания Нәгыйм әлеге премиягә татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм «Бөртекләп җыеланган гомер» китабын иҗат итүе, шулай ук «Күңелгә илһам килә» җыентыгында шигырьләр туплавы өчен лаек булган. Шулай ук быел бу премияне театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен берьюлы ике кеше – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры драма актеры Булат Гатауллин һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры курчак остасы Айвар Гыймаев алды. Музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең пианисты, махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхразиевка бирелде.

  • Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр яшьләр һәм яшьләр белән эшләүче, эшчәнлекнең төрле өлкәләрен үстерүгә керткән шәхси өлешләре һәм республиканы данлаучы югары нәтиҗәләр өчен иң яхшы авторларга һәм коллективларга тапшырыла.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России