Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыкара парламентаризм көне белән котлады

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыкара парламентаризм көне белән котлады.

«Бу бәйрәм 2018 елда Россия закон чыгаручылары тәкъдиме белән халыкара парламент хәрәкәте тарихының чишмә башы булган вакыйганың истәлегенә багышлап гамәлгә куелды. 1889 елның 30 июнендә Франция башкаласында иң зур һәм тирән тарихлы берләшмә булган Парламентара союзның беренче конференциясе үз эшен башлый

Бүген вәкиллекле хакимият демократик дәүләтләрнең сәяси системасында аерым урын алып тора. Парламентаризм институты, замана таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап биреп, халыкның төрле төркемнәре, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен яклый, аларны закон чыгарудагы үзара эшчәнлектә берләштерә. Хәзерге көндәге гади булмаган шартларда парламентара дипломатия глобаль иминлекне һәм күпполярлы тигез хокуклы хезмәттәшлекне тәэмин итү чарасы буларак зур әһәмияткә ия.

Россия Федерациясе, халык хакимиятенең конституциячел принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашырып, илкүләм үсеш максатларына ирешү, ил төбәкләрен һәрьяклап социаль-икътисадый үстерү юлыннан нык адымнар белән бара. Хакимият институтларын төзүдә, аларның җәмгыять алдында җаваплы булуын тәэмин итүдә, мөстәкыйль икътисади һәм территориаль үсеш, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен уңайлы хокукый мохит булдыруда парламент структураларының роле сизелерлек дәрәҗәдә артты.

Актуаль проблемаларны тирәнтен анализлау, сайлаучылар һәм хезмәттәшләр белән конструктив эшләү, күпмилләтле Россия халкының гасырлар буе яшәп килгән рухи-әхлакый традицияләренә хөрмәт белән карап уңай нәтиҗәгә хезмәт итәргә омтылу – болар барысы да депутатлар эшендәге үзгәрмәс өстенлекләр.

Хөрмәтле республика халкы! Быел чираттагы сайлау циклы дәвам итә. Бердәм сайлау көнендә – 14 сентябрьдә без Татарстан Республикасы Рәисен һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячакбыз. Сезнең граждан позициягезгә һәм һәрвакыттагыча актив катнашуыгызга ышанабыз, чөнки Татарстанның якындагы бишьеллыкка үсеш юнәлеше нәкъ менә шуннан торачак.

Шушы бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм Ватаныбыз хакына алга таба да нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим. Ә депутат хезмәттәшләремә – җаваплы парламент эшчәнлегендә уңышлар! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России