Казанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала
Хезмәт базарында акрынаю билгеләре күзәтелүгә дә карамастан, Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала. Татарстан башкаласының Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Әйтик, 2024 елның июнендә шәһәрдә рәсми рәвештә 1,4 меңгә якын эшсез теркәлгән. Быелның июнендә исә 1,1 меңгә якын эшсез исәпләнә.
Теркәлгән эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе шәһәрдәге эшче көчләр санының (беренче яртыеллык йомгаклары буенча ул 661 мең кешегә җиткән) нибары 0,17 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, икътисадта 647 мең кеше хезмәт куя.
«Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,17 процентын тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрдән 1-2 тапкырга диярлек кимрәк», - дип сүзен төгәлләде Муллин.
