Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Санкт-Петербургта «Татар кызы 2025» бәйгесенең финалы узды

0

29 июнь көнне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе кызлары арасында Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең төбәк этабы финалы «Рыбацкий» мәдәният йортында үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау эшенә битараф булмаган кешеләрне берләштергән мөһим мәдәни вакыйга булып тора. Быелгы бәйгенең үзәк темасы — заманча татар кызы образы: белемле, актив, зәвыклы һәм милләтенә тугры булган шәхесне күрсәтүгә багышланды.

Финалга әзерлек барышында катнашучылар күптөрле сынаулар үттеләр, алар арасында: гаиләләре, кызыксынулары һәм милли үзаңнары турында сөйләүче видеовизиткалар әзерләү; татар телендә җырлар, биюләр, шигырьләр аша тәкъдим ителгән иҗади чыгышлар; кул эшләре этабы, анда катнашучылар үз куллары белән ясалган эшләрен күрсәтте; милли ризыклар тәкъдим ителгән аш-су этабы; интеллектуаль бәйге, анда кызлар татар халкы тарихын һәм мәдәниятен белүләрен, шулай ук заманча татар кызының җәмгыятьтәге урыны турында фикер йөртү сәләтен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, көчле финалдан соң ике җиңүче билгеләнде: Ралинә Шәйдуллина һәм Алия Вакилова. Әлеге кызлар Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен Казанда узачак Халыкара «Татар кызы» конкурсының ярымфиналында тәкъдим итәчәкләр.

Халык мәхәббәте иясе — Алия Мортазина, залны ихласлыгы, харизмасы һәм милли мәдәнияткә мәхәббәте белән яулады.

Барлык финалистлар, оештыручылар һәм җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бәйгегә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (җитәкчесе — Шәяәхмәтов Шамил Илһам улы) һәм Бөтендөнья татар конгрессы зур ярдәм күрсәттеләр. Бу проектларның әһәмияте яшь буынны берләштерүдә, төбәкләр арасында мәдәни багланышларны көчәйтүдә аеруча зур.

Бәйгенең финалы гүзәллек һәм талант бәйрәме генә түгел, ә татар милләтенең рухи үзаңын ныгыту өчен әһәмиятле мәйдан да булды, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России