«Елмай» паркында «Шәҗәрә» бәйрәмендә уникаль шәҗәрәләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар арасында иң мөһимнәрдән саналганы «Шәҗәрә» бәйрәме булачак. Ул Казанның «Елмай» паркында 5нче июльдә узачак. Анда уникаль шәҗәрәләр күргәзмәсе оештырыла.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале режиссеры Лилия Гәрәева сөйләде.
«5 нче июльдә бөтен буын вәкилләре өчен бәйрәм ясыйсыбыз килә. Фестивальнең миссиясе – буыннар арасында бәйләнешне ныгыту, гаилә тамырларын белү. Без гаилә кыйммәтләре саклануын телибез. Яшьләр гаилә традицияләренең кыйммәтен аңласын һәм үз нәселе, мирасы белән горурлансын иде. Гаилә көне һәр гаилә өчен мөһим көнгә әверелсен, бергәләп җыелышып, гаиләләр бәйрәмгә барсыннар иде», – диде Лилия Гәрәева.
Аның сүзләренчә, «Шәҗәрә бәйрәме»ндә белгечләр шәҗәрә агачын ничек төзүне аңлатачак, лекторий кысаларында экспертлар гаилә традицияләре турында лекцияләр укыячак.
«Кечкенә балалар бәйрәмдә төп геройлар булачак. Балалар Сабан туе, спорт мәйданчыгы оештырыла. «Дәү әнидә кунакта» дигән мәйданчык булачак. «Минем гаиләм» дигән рәсем алып килгән һәр балага бүләк биреләчәк», – дип әйтте Лилия Гәрәева.
Концерт программасында төрле ансамбльләр, җырчылар чыгышы көтелә. Шулай ук, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чакырылган.
Озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә медальләр тапшыру ниятләнә. Бәйрәм чаралары 11.00 сәгатьтә башлана, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
