Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак медицина программасын тәмамлаучылар диплом алды

0

Бүген ТР Дәүләт Советында Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучы Үзбәкстан студентларына – Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясенең уртак белем бирү программасы буенча укыган беренче студентларга дипломнар тапшырдылар. Быел программаны 26 укучы тәмамлады.

«Бу тарихи көн. Татарстан һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы медицина югары уку йортлары уртак белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашырды», – дип белдерде тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, табиб һөнәре һәрвакыт мактаулы һөнәр булган, ләкин эш вакытында гына түгел, ә уку этабында да фидакарьлек һәм җыйнаклыкны таләп итә.

«Сез гомерегезне багышлаячак эш – дөньядагы иң гуманлы эшләрнең берсе. Һөнәри ант биреп, кешеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык алып, сез теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә, салкын канлылык һәм профессиональлек, игътибарлылык һәм кызганучанлык күрсәтергә әзер булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе уку йортын тәмамлаучыларга.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, бөтен дөньяда сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту, кадрлар әзерләү бурычлары куела. «Сезнең ике дәүләтнең бу өлкәдәге алымнарын бәяләү, һәр модельдән иң яхшысын алу мөмкинлегегез булды. Татарстан бу яктан Россиядә лидер төбәкләр арасында. Бу Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең тормыш сыйфатын яхшырту һәм халыкның сәламәтлеген саклау буенча яхшы уйланылган дәүләт сәясәтенең нәтиҗәсе», - дип ассызыклады ул.

Бу әһәмиятле чара Үзбәкстан белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең фәнни-гуманитар өлкәсен тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, дип саный Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Нодиржон Касыймов.

«Бүгенге чараның Үзбәкстанда киң билгеләп үтелә торган Яшьләр көне кысаларында узуы символик», - диде ул.

Касыймов Татарстан җитәкчелегенә һәм Казан медицина университеты укытучыларына Үзбәкстан студентларына игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук уку йортын тәмамлаучыларга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России