Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: Үзбәкстан белән Татарстанны электән килгән тарихи элемтәләр бәйли

0

Үзбәкстан белән Татарстанны электән килгән тарихи, мәдәни һәм икътисади элемтәләр бәйли. Бу хакта республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясе уртак белем бирү проектының беренче халыкара чыгарылышы студентларына дипломнар тапшыру тантанасында белдерде.

«Безнең арадагы нык дуслыкның ышанычлы таянычы – Татарстандагы бердәм үзбәкләр җәмгыяте. Бездә 40 меңгә якын үзбәк яши һәм эшли. Алар республиканың күпмилләтле гаиләсенең аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстанда барлыгы 175 милләт һәм халык вәкиле дус һәм тату булып яши. Аларның һәрберсе үз традицияләрен, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклый», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республикалар арасында товар әйләнеше ел саен арта. Әйтик, узган елда ул 376 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. «Безнең икътисади элемтәләр бик тыгыз. Үзбәкстанның хезмәт сөючән халкы безнең республикага миграция агымында өстенлек итүче халык», - диде ул.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясенә кергән үзбәк милли-мәдәни автономиясе актив эшчәнлек алып бара.

«Үзбәкстанда чит илләрдә урнашкан иң зур татарлар диаспорасы яши – 320 меңнән артык кеше. Шулай ук Татарстан вәкиллеге эшли. Ватандашларыбыз Үзбәкстанның мәдәнияте, иҗтимагый фикере, милли мәгарифе һәм сәнгате үсешенә әһәмиятле йогынты ясый. Бүгенге көндә алар икътисадны үстерүгә, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертә», - диде ул.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында парламентара мөнәсәбәтләр ныгый, дип өстәде шулай ук Мөхәммәтшин. Моннан тыш, аның сүзләренчә, фәнни-мәгариф даирәсендә конструктив хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу процессы җайга салынган.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России