Балтач атлары Бөтенроссия Сабан туенда призлы урын яулады
Нократ Аланында Бөтенроссия Сабан туе узды. Ат чабышы ярышларында Балтач атлары да катнашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Ярышта «Ат йортында» тәрбияләнүче Файвл хит һәм Зикбанген кушаматлы атлары (җайдагы — Рәнис Таҗетдинов) өченче урын яулады.
Шулай ук «Яңа тормыш» хуҗалыгының Лейтенант кушаматлы аты (җайдагы — Андрей Ишмурзин) ярышта бишенче урынга лаек булды.
