Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган

0

1 июль көнне Казанда 2024/2025 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу узды. Очрашуга ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары чакырылган иде.

Быелгы уку елында татар теленнән бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның берсе татар әдәбиятын да сайлаган.

Имтихан сайлаучыларның күбесе Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнары, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тугызынчы сыйныф укучылары арасында яхшы динамика булуын билгеләп үтте.

«Быел 5,8 мең тугызынчы сыйныф укучысы татар теленнән имтихан тапшырды. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек күбрәк. Әлеге күрсәткеч безне һичшиксез шатландыра», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында бер укучы да республика дәүләт имтиханын бирмәгән еллар булды. Ул вакытларда бик көенгән идек. Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек кенә. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез», – диде Марат Әхмәтов.

  • Узган ел татар теленнән бердәм республика имтиханын җиде чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России