Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр

0

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов нәселне барлау, шәҗәрә төзүнең әһәмияте турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә нәселебезне белү – замана таләбе. Нәселне белмичә дә яшәп була, ләкин тарихыңны белмәсәң, киләчәгең нинди була? Һәркем җиде булмаса, өч буын бабасын булса да белергә тиеш», – дип саный Мансур хәзрәт.

Аның сүзләренчә, шәҗәрәне төзи башласаң, әби-бабайларыңның тормышын өйрәнүгә керешсәң, әллә кая кереп китәсең. «Нинди кием кигәннәр, ничек яшәгәннәр, нинди тәрбия алганнар, кайда эшләгәннәр, кемнәр белән аралашканнар, нинди проблемалары булган, сәүдәгәрме, ярлымы, хәлле кешеләр булганмы – барысын да өйрәнсәң, буыннан буынга шул мәгълүмат күчәчәк», – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Ул үзебездән соң нинди нәсел калдыруны уйларга киңәш итте. «Әйе, йорт төзедең ди, ләкин нәселеңне дә калдырасың бит. Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр. «Балам, оныгым, бу ярамый» дигәннәр. Нәселгә мәңгелеккә тап төшүдән курыкканнар. Аларның нәселе «фәлән-фәлән булган икән» дип, өйләнгәндә дә, нәселе бозык булса, ул комачаулаган», – дип белдерде мөфти урынбасары.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленең төп максаты – халыкны нәселне өйрәнүгә өндәү.

Ул, шулай ук, шәҗәрәне өйрәнү никахлар таркалу очраклары кимүенә дә тәэсир итәргә мөмкин, дигән фикердә. «Аерылышулар да күп бит. «Кайсы нәселдән килгән» дип, нәселенә карап өйләнешсәләр, бәлки, гаиләләр дә ныграк булыр иде. Бәлки, озаграк яшәрләр дә», – ди Мансур хәзрәт.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России