Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Әлмәттә махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбигә автомобиль ачкычы тапшырдылар

0

Әлмәттә Хәтер мәйданында Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган митинг булды. Шәһәр халкы, ветераннар һәм аларның гаиләләре һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән рәхмәт сүзе белән аның урынбасары Роза Әфләтунова чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, ветераннарның батырлыгы яшьләр өчен, бигрәк тә дәвам иткән махсус хәрби операция шартларында, батырлык һәм рухи көч үрнәге булып тора.

Чара кысаларында кыска вакытлы ялда булган Лазер кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучыга УАЗ автомобиле ачкычы тапшырылды. Бүләкне «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы тапшырды.

Әлмәттә Ватанны саклаган һәм саклавын дәвам иткән һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

«Без геройларыбызны хәтерлибез, хөрмәт итәбез һәм алар белән горурланабыз. Илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге хакына хезмәт иткән һәм хезмәт итүен дәвам иткән һәркемгә баш иябез!» - дип белдерделәр администрациядә.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Әлмәт районы хакимияте матбугат хезмәте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России