Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Дамир Фәттахов бөгелмәленең туганнарына фронтовик орденын һәм медален тапшырды

0

Бөгелмәдә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантана узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов бу датаның мөһимлеген ассызыклады.

«Бу - тарихка хөрмәт көне, танылу көне, хәтер көне. Бу көннәрдә без Бөгелмәдә Туган иленә хезмәт итүне үз миссиясе итеп сайлаган кешеләрне искә алабыз. Хезмәт бурычын үтәп, геройга әверелүчеләр», - дип билгеләп үтте ул сәламләү сүзендә.

Тантананың төп моментларының берсе Бөек Ватан сугышында катнашучы Николай Колпаковның хәрби бүләкләрен кире кайтару булды. I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены һәм «Батырлык өчен» медале фронтовикның оныгы Мария Баландинага тапшырылды. Аларны эзтабарлар отряды тапкан.

Николай Колпаков 1918 елда Бөгелмә районының Спас авылында туа. Архив мәгълүматлары буенча, сугыш елларында ул үзен тәвәккәл һәм батыр командир итеп күрсәтә: аның взводы ике ай эчендә 230 кешене тоткарлый, ә Николай Яковлевич үзе, авыр яраланган өч иптәшен сугыш кырыннан алып чыгып, аларга беренче ярдәм күрсәтә.

Чара барышында Дамир Фәттахов шулай ук Туган ил өчен гомерен биргән махсус хәрби операциядә катнашкан сержант Антон Красноглазовның сеңлесенә Батырлык орденын (үлгәннән соң) тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар, әхлакый, оештыру ягыннан һәрьяклап ярдәм күрсәткән бөгелмәлеләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Россиядә 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России