Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

«АГРОВОЛГА-2025» күргәзмәсендә авыл үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны котлаячаклар

0

2025 елның 9 июлендә Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылган чарада агросәнәгать комплексын һәм илнең авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын билгеләп үтәчәкләр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова әйткәнчә, бүгенге көндә хатын-кызлар тармак үсешендә мөһим роль уйный. Авыл территорияләрендә 19 миллионга якын хатын-кыз яши һәм аларның күбесе нәкъ менә агросәнәгать комплексында эшли. Алар еш кына предприятиеләр җитәкчеләре булып китәләр, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм сәүдә өлкәсендә мөһим урын алып торалар, азык-төлек иминлегенә һәм авыл территорияләре үсешенә турыдан-туры йогынты ясыйлар, гаилә һәм балалар белән генә түгел, ә мөһим социаль проектлар белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантанада бүләкләрне дүрт конкурс номинациясендә һәм бер махсус номинациядә 12 җиңүче алачак. Алар арасында - АПК предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, социаль әһәмияткә ия инициативалар авторлары, шулай ук агросәнәгать секторына инновацион чишелешләр кертүче хатын-кызлар.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурсның төбәк этабын уздыру өчен пилот төбәк буларак сайлап алынды. Бу - төбәктә агросәнәгать комплексының югары үсештә булуын һәм тармакта хатын-кызларның мөһим ролен күрсәтә. «АПКда хатын-кызлар» конкурсы тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына ярдәм итү һәм авыл тормышын популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык булачак.

Тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России