Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Мансур Җәләлетдин «Шәҗәрә бәйрәмендә»: Гаилә тарихын өйрәнгәндә кызыклы фактлар беләсең

0

Кичә Казанның «Елмай» паркында «Шәҗәрә бәйрәме» V гаилә фестивале узды. 11:00 – 21:00 сәгатьтә бәйрәм кунаклары төрле чараларда катнашты, эксперт-генеалоглар лекцияләрен тыңлады һәм кызыклы лекторийларда фикер алышты.

Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар: балалар өчен Сабан туе, милли уеннар, спорт мәйданчыгы, лекторийлар зонасы оештырылган иде. Шулай ук аерым «Хәләл маркет»ны билгеләп үтәргә кирәк. Монда хәләл ризыклар, милли бизәкле киемнәр, күн эшләнмәләре, Татарстан осталары продукциясе тәкъдим ителде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чараны рәсми рәвештә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачты. Үз чыгышында ул әлеге бәйрәмнең татар халкы өчен мөһимлеген билгеләп узды.

«Бәйрәм мөбәрәк булсын! Бишенче тапкыр шундый матур бәйрәмгә җыелдык, кайберәүләр нинди бәйрәм инде ул – «Шәҗәрә бәйрәме», дияр. Ләкин минем татар халкы өчен әлеге бәйрәмнең тирән әһәмияткә ия булуын билгеләп үтәсем килә. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк ди, халкыбыз. Нәселебезне, ата-бабаларыбызны, аларның кем булганын, ниләр белән шөгыльләнгәнен, балаларын ничек тәрбияләгәннәрен белергә, алдагы буынга тапшырырга тиеш. Әлеге дөньяда балаларыбыз өчен яшибез, киләчәктә алар безнең турында үзләренең балаларына – безнең оныкларга сөйләрләр. Моның өчен кулыбыздан килгәнчә тырышырга тиеш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мансур хәзрәт сүзләренчә, бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә шәҗәрә төзергә теләүчеләр өчен ярдәмче булып тора. Монда әлеге эшне башлауда кирәкле киңәшләр алу мөмкинлеге тудырылган иде.

«Гаиләң тарихын өйрәнгәндә бик кызык фактларга тап буласың, барлык проблемалар, кызыклы, кызганыч вакыйгалар белән танышасың. Биредә әлеге эш белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Чакырылган белгечләребез гаилә шәҗәрәсен ничек итеп дөрес төзергә, нинди нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген тәфсилләп аңлата, барлык сорауларга җавап бирә», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фестивальнең төп оештыручыларының берсе – «Амаль» финанс йорты. Чара кунакларын «Амаль» финанс йорты генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев сәламләде.

«Һәр бәйрәм үзенә күрә аерылып тора, бу – зур җаваплылык. Әлеге чарага килүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Монда килүчеләргә минем бер генә киңәшем бар – әби-бабаларыгыз исән-сау вакытта әлеге мөмкинлек белән файдаланып калыгыз, алардан күбрәк тормышлары, үзләренең үткәннәре турында сораштырыгыз, һәм иң мөһиме, әлеге мәгълүматны теркәп барыгыз, аның сезгә кирәге чыгачак», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фестивальнең төп сәхнәсендә бәйрәм концерты оештырылган иде. Монда театр, хор студияләре, танылган артистлар – Рөстәм Хөсәенов, Базарбай Бикчәнтәев, Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, яшьләр өчен этник төркемнәр чыгыш ясады. Чараны фестивальнең төп кунаклары – Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чыгышы йомгаклады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России